Шорт-исемлеккә премия финалына чыгучы 15 архитектура проекты керде. Тавыш бирүнең икенче этабы 31 августка кадәр дәвам итәчәк һәм 3 җиңүчене билгелиячәк. Китапханә өчен сез дә тавыш бирә аласыз!
ArchDaily & Strelka Award — ArchDaily, Strelka Mag һәм КБ Стрелка тарафыннан яшь архитектор бюролары өчен оештырыла торган премия. Китапханә бу конкурста катнашу өчен гаризаны Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы җибәргән.
Премиянең максаты — шәһәрләрне проектлаштыруда яңа алымнар кулланучы архитектор һәм бюроларны табу, аларны ил һәм дөнья күләмендә таныту.
Фото: Иван Ерофеев