Уку: күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), 27 нче майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышлап, «Уку: күренеш, хәрәкәт, эшчәнлек» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмәгә куелган китапларда уку катлаулы һәм күпкырлы күренеш буларак ачыла. Шулай ук укуның интеллектуаль эшчәнлек буларак үзенчәлекләре, заманча уку алымнары, сыйфатлары турында сөйләнә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International