Татарстан үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе

2013 елның 21 мае, сишәмбе
2013 нче елның 17 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорларының еллык республика киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә республиканың китапханә эше өлкәсендәге мөһим юнәлешләр яктыртылды, ягъни китапханәләрдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану, авторлык хокукларын яклау, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бу өлкәдә хезмәт күрсәтү кебек мәсьәләләр каралды.




Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен бирелә торган «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең быелгы ияләрен билгеләү буенча конкурска йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Р.Т.Гатауллина республика күләмендә үткәрелгән «Лидер», «Иҗади эзләнү» бәйгеләрендә җиңеп чыккан китапханәләрнең җитәкчеләренә Дипломнар, Милли китапханә директоры Н.Ә.Камбеев катнашкан китапханәләрнең барысына да Рәхмәт хатлары тапшырды.







«Лидер» премиясе Түбән Кама районында китапханә эшен үстерүгә лаеклы өлеше, яңа мәгълүмати технологияләр куллануны гамәлгә кертүе өчен «Түбән Кама шәһәренең Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде.

«Иҗади эзләнү» премиясе тапшырылган китапханәләр:

«Үзәк китапханә» номинациясендә – «Алексеевск муниципаль районы Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесе;

«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә – Чаллы шәһәре «Үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 16 нчы санлы шәһәр филиалы;

«Авыл китапханәсе» номинациясендә – «Балтач авыл җирлекләре Үзәк китапханәсе» район муниципаль мәдәният учреждениесенең Чепья авылы китапханәсе.

Катнашучылар алдында «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге» башкарма директоры Т.С.Камалетдинова («Республика китапханәләрен информатизацияләү. Җыелма электрон китапханә каталогы»), Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Р.Н.Исмәгыйлева («Авторлык хокукы: китапханәләрдә куллану»), Республиканың күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе директоры Н.И.Сәфәргалиев («Муниципаль китапханәләрнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшчәнлек алып баруының хокукый аспектлары»), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати сервис һәм медиатехнологияләр факультеты деканы А.Р.Габделхакова («Югары китапханә белеме: проблемалар һәм мөмкинлекләр»), «Сәнгать дөньясы» журналының баш мөхәррир урынбасары С.Д.Бородина (««Сәнгать дөньясы: Халыкара антиквариат институты хәбәрләре» журналын тәкъдим итү»), Татарстанның Алексеевск районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Үзәк китапханәсе әйдәп баручы китапханәчесе Е.М.Метелькова («Китапны танытуда яңача алымнар һәм технологияләр: эш тәҗрибәсеннән»), Республика балалар китапханәсе фәнни-методик бүлеге мөдире Е.Г.Шемелова чыгышлар ясадылар.

«Хәзерге заман авторларыннан балаларга. Казанда нәшер ителгән» («БАКЧА») әдәби-басма проекты китапларын таратуга зур өлеш кертүче китапханәләргә «Русиянең алтын каләме» әдәби премиясе медальләре һәм дипломнары тапшырылды.




«Ел китабы» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде һәм 2011 елда иң күп укылган китаплар өчен Дипломнар белән түбәндәге язучылар бүләкләнде:

«Татар телендәге чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын – Нәбирә Гыйматдинова (Бикчурова Нәбирә Миннәхмәт кызы) «Синдә минем хакым бар»;

II урын – Зифа Кадыйрова «Язмыш сынавы»;

III урын – Рәмзия Габделхакова «Тау артында кояш бар»;

«Татар телендәге тезмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын – Разил Вәлиев «Көз балкышы»;

II урын – Фәнис Яруллин «Мәхәббәткә илтә юлларым»;

III урын – Шәмсия Җиһангирова «Илаһият»;

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урын – Хәкимҗан Халиков «Ничек тизрәк үсәсе?»;

II урын – Ркаил Зәйдулла «Сабантуй сөлгесе»;

III урын – Рабит Батулла «Шаян бака»;

«Рус телендә басылып чыккан әдәби китаплар» номинациясендә:

I урын – Әхәт Мушинский «Яблони цветут в октябре» («Алмагачлар октябрьдә чәчәк ата»);

II урын – Сергей Малышев «Какого цвета жизнь?» («Тормыш нинди төстә?»);

III урын – Наилә Ахунова «Ветер с Казанки» («Казансудан искән җил»).

Лена Шагыйрьҗан «Хуш исләре җиһан гөлләренең» китабы өчен кызыксындыру дипломы белән бүләкләнде.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International