Китапханәдә – симфоник оркестр концерты

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бөтенроссия китапханәләр көне якынлашу уңаеннан, 2013 нче елның 20 нче мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры гаҗәеп матур концерт бирде. Оркестрның кыллы уен кораллары төркеме башкаруында П.И.Чайковский һәм Э.Григ әсәрләре яңгырады.

Оркестрның баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе А.В.Сладковский әйтүенчә, мондый очрашулар даими уздырылачак.

Концерт ахырында А.В.Сладковскийга Милли китапханә идарәсе исеменнән Рәхмәт хаты һәм «Шәрәфле укучы» таныклыгы тапшырылды.











ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International