15.06.2016
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма – «Гыйлем Хакка илтер» дигән китап нәшер ителде.
15.06.2016
1927–1939 еллар аралыгында латин язуында («яңалиф»тә) татарча басылган китаплар – милли мәдәниятебезнең гаҗәеп бай рухи мирасы. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә әлеге басмаларның тулы библиографик тасвирламасы электрон каталогка кертелә, ә мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге хезмәткәрләре аларның тулы электрон күчермәләрен ясап, Интернет челтәренә кую белән шөгыльләнә.