Моңарчы билгесез булган шигъри әсәр дөнья күрде

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

[Мөхәммәтәмин]. Гыйлем Хакка илтер / төз. Р. Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2016. – 124 б. – («Татар археографиясе» сериясе, 17 нче китап).

 

Археографик сериянең әлеге китабында суфыйчылык нигезләренә багышланган,  татар әдәбияты тарихында моңарчы билгесез булган шигъри әсәр нәшер ителде. Китапны төзүче, кулъязманы укып, хәзерге язуга күчереп, текстларын басмага әзерләүче һәм махсус мәкаләләр авторы – археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең гыйльми хезмәткәре Раиф Фәтхелбәян улы Мәрданов.

Исеме һәм авторы төгәл билгеле булмаган бу әсәрнең XVIII гасыр башына караган бер генә кулъязмасы мәгълүм. Шулай да, әдәби ядкәрнең фәнни әһәмиятен исәпкә алып, шартлы исем белән нәшер итү кирәк дип табылды.

Әсәрнең иҗат ителгән вакыты XVI гасырның беренче чирегенә карый. Авторы «Могҗизнамә» (1515 ел) һәм «Кыйссаи Мансур» әсәрләрен язган бер үк кеше – Мөхәммәтәмин дип фаразлана.

                                                                    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International