Татар халкының язу тарихы бик борынгыдан килә. Төрки бабаларыбыз башта рун язуын файдаланган. Аннан соң кулланышка кергән гарәп графикасы татарларда мең ел буе гамәлдә булып, ХХ гасырның 20 нче еллары азагында латин язуына («яңалиф»кә) алмаштырыла. Дистә ел узганнан соң, ягъни 1939 елда татар язуы кирилл хәрефләренә күчерелә.
Латин графикасында бик күп татарча китаплар нәшер ителгән. 1927–1939 еллар аралыгында басылган китапларның күбесе белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә танышырга мөмкин. Биредә матур әдәбият, төрле телләрдән татарчага тәрҗемәләр, фәнни, иҗтимагый-сәяси хезмәтләр бар. Тормышның төрле өлкәләренә, фәннең барлык тармакларына караган 12 меңләп басма саклана. Хәзерге вакытта татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлекләре хезмәткәрләре әлеге тарихи-мәдәни мирасны төрле буын вәкилләренә җиткерү өлкәсендә кызу эш алып бара.
Хәзерге көн укучысы басмаларның тулы текстларын «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталыннан да табып укый алачак.
Китапларның күбесе таушалган, шуңа да аларга иң беренче чиратта җиңелчә реставрация ясала. Аннары тулы библиографик тасвирламалары электрон каталогка кертелә: китапның исеме, авторы, рәссамы, тәрҗемәчесе, мөхәррирләре латин графикасында һәм кириллицада бирелә; әдәби альманах, җыентыкларга җентекле аналитик күзәтү ясала. Димәк, бүгенге укучылар арасында бик күпләр белмәгән, әсәрләре кириллицага күчерелмәгән авторларның әсәр-хезмәтләре белән танышу мөмкинлеге ачыла. Әйтик, Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар Рахман Ильясның «Горизонт», «Таулар арасында», «Штык» дигән хикәя-повестьларын, Мөсәгыйть Мостафинның «Тыңлыйсыңмы, кордаш?», «Очрашу», «Үсү» кебек җыентыкларын бүгенге укучылар арасында берәү дә белми. Шулай ук әлеге фондтан Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури шигырьләрен, Гафур Коләхмәтов пьесаларын, Фатих Әмирхан әсәрләрен, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әхмәт Исхак, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Шәйхи Маннур, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәбра Рахман һәм башка язучыларыбызның «яңалиф»тә нәшер ителгән китапларын табарга мөмкин.
Рус һәм башка халыклар телләрендә иҗат ителгән әсәрләрнең татар теленә тәрҗемәләре дә күп – ул заман укучысы А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Островский, Н.Гоголь, М.Горький, В.Гюго, Р.Роллан, Э.Ремарк һәм башка күп кенә классик язучыларны татарча латин графикасында укыган.
Бу басмалар әле дә китап укучылар арасында зур кызыксыну уята һәм татар язуы, татар әдәбияты, татар китапчылыгы тарихын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак булып тора.
