Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Рихард Вагнер: тормышы һәм иҗаты
2013 елның 22 мае, чәршәмбе
2013 нче елның 22 нче маенда күренекле алман композиторы Рихард Вагнерның (1813-1883) тууына 200 ел тула. ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге бирегә килүчеләр игътибарына композиторның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
Бөтендөнья музыка мәдәнияте тарихында һәр буын тыңлаучыларга дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч музыка тудыручы күренекле композиторлар күп. Ләкин сәнгатькә зур үзгәрешләр кертүче, аның үсешенә көчле тәэсир ясаучы осталар бик сирәк. Шулар арасында Вагнер да бар. Фикерләренең тирәнлеге, үз чорының җәмгыяви проблемаларын яшәешнең мәңгелек сораулары белән берлектә карау, тормышны төрле юнәлешләрдә фәлсәфи аңлау һәм иҗади идеяләрен музыкаль гәүдәләндерү колачлыгы – болар барысы да әлеге шәхес иҗатының асылын билгелиләр.
Күргәзмәгә китаплар, ноталы басмалар, аудио-видео документлар урнаштырылган.
Күргәзмәгә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз