Быел Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел, татар әдәбияты классигы, шагыйрь Хәсән Туфанның вафатына 40 ел тулды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы документлар арасында бу ике әдип төшкән фоторәсем булуы ачыкланды. Фотога Г. Бәширов һәм Х. Туфанның Казан шәһәрендәге 35 нче мәктәп укучылары белән очрашуларыннан бер мизгел кереп калган. Әлеге очрашу 1977 елның 27 октябрендә үткән һәм Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышланган булган. Фотога төшерүче – «Яшь ленинчы» газетасының фотохәбәрчесе Николай Седов.
Фоторәсем Милли китапханәгә күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Р. Туфитуллова тапшырган документлар арасыннан табылды.