Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
24 нче май – Европаның парклар көне
2013 елның 27 мае, дүшәмбе
Ел саен 24 нче майда билгеләп үтелүче Европаның парклар көненә багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) «Бакча-парк сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.
Мең елдан артык тарихы булган бакча һәм парклар сәнгате, нәфис сәнгатьнең мөстәкыйль тармагы буларак, күптән формалаша. Үзенең универсаль эчтәлеге җәһәтеннән ул архитектура, шәһәр төзү, үсемлекчелек, көнкүреш йолалары, дини һәм фәнни карашлар, шулай ук даими үзгәреп торучы җәмгыяви фикерләр белән тыгыз бәйләнгән. Моны аның бөтен тарихы – Япония һәм Кытайның символик композицияләреннән, Испания ишегалды-патиоларыннан, Италия виллалары террасаларыннан алып, тантаналы француз регуляр ансамбльләре төзелешләренә яки рус ихата-йортларының шигъри дөньясына кадәрге үткәне – раслана.
Бакча-парк сәнгатенең уникаль үзенчәлеге булып кешегә, аның җаны белән тәненә тәэсир итү мөмкинлекләренең байлыгы һәм төрлелеге санала. Китапны укыйлар. Музыканы тыңлыйлар. Архитектураны карыйлар. Бакчаны исә без карыйбыз да, тыңлыйбыз да, тоябыз да, сулыйбыз да һәм хәтта татып та карыйбыз.
Күргәзмәгә китаплар, сурәтле альбомнар, уку әсбаплары, шулай ук укырга, карарга, тыңларга мөмкин булган аудио-видеоматериаллар урнаштырылган.
Сәнгать бүлегенә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз