Рудольф Нуриев һәм Татар опера һәм балет театры

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
2013 нче елның 21 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) видеосалонның «Рудольф Нуриев һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт акдемия опера һәм балет театры: иҗади хезмәттәшлек сәхифәләре» дип аталган чираттагы утырышы узды.

Нуриев таланты күпьяклы һәм ул балетта гына чагылмый. Ул кинода да уйный һәм телевидениедә дә эшли, берничә классик балет куючы талантлы режиссер булып та таныла. Гомеренең соңгы елларында Нуриев дирижер буларак та чыгыш ясый. 1992 нче елның май аенда Казанда үткән классик балет фестивалендә симфоник оркестрга дирижерлык итә.
Рудольф Нуриевның Казанда, симфоник оркестр дирижеры һәм опера театры оркестры дирижеры буларак, ике тапкыр дебюты була. Беренче мәртәбә килүендә ул рәхәтләнеп театрда кунак була, репетицияләрдә катнаша, аны барысы да кызыксындыра. Шул вакытта Рудольф Нуриевтан Казан балет фестивален аның исеме белән атарга рөхсәт итүен сорыйлар. Ул риза була.

ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы опера сөючеләр клубының кичәгә килгән әгъзаларына төсле китаплар һәм альбомнар, монографияләр һәм Рудольф Нуриев катнашындагы спектакльләрнең видеоязмалары урнаштырылган күргәзмә тәкъдим итте.
«Вечерняя Казань» газетасының мәдәният күзәтүчесе Айсылу Кадыйрова бөек артист һәм легендар хореографның иҗат юлындагы төп этаплар турында сөйләде һәм Рудольф Нуриевның Казанга килгән вакытында төшерелгән сирәк фоторәсемнәрне күрсәтте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International