Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татар халкының тарихи генеалогиясе
2013 елның 24 мае, җомга
2013 нче елның 21 нче маенда ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында А.Б.Беляевның «Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Китапның авторы – Адиль Бакый улы Беляев – гомере буе төзүчелек өлкәсендә эшләп, зур уңышларга ирешә. Төзелеш идарәсенең баш инженеры вазыйфасыннан төзелеш өлкәсендәге фәнни-тикшеренү институтының баш конструкторына кадәр хезмәт юлы уза. Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Дәүләт премиясе лауреаты. Үзенең бөтен тормышы буена татар халкы генеалогиясе белән кызыксына, бу тематикага караган мәгълүматлар җыя һәм системага сала.
2000 нче елда А.Б.Беляевның 100 дән артык туганлык династияләрен эченә алган «Касимовские корни и современные ветви с древнейших времен» китабы дөнья күрә. «Историческая генеалогия татарского народа» китабы бу теманың логик дәвамы булып тора. Биредә милләт һәм дәүләт тарихында мөһим роль уйнаган, вәкилләре Россия җирлегендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәгән 350 дән артык тугандаш нәселләрнең шәҗәрәләре тупланган.
Тәкъдир итү кичәсен Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы ачып җибәрде. Ул әлеге хезмәтнең әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте.
Адиль Бакый улы Беляев хезмәтенең туу тарихы турында кызыклы чыгыш ясады. Китапны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз