22 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Казан федераль университетының Халикара элемтәләр институтында «Төрки-мөселман дөньясы сәнгате тарихы» һәм «Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте» магистрлык программалары буенча белем алучы студентлар белән дәрес үткәрде. И.А. Мөстәкыймов кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең эшчәнлеге, китапханәдә сакланучы уникаль чыганаклар, кулъязма истәлекләр белән эш итү алымнары турында сөйләде.
Археографик сәфәрләр, кулъязмаларны өйрәнү ысуллары турында сөйләү катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды.