"Ачык университет" белем бирү платформасы 12-14 ноябрьдә узачак белем форумына чакыра. Өч көнлек программа дүрт юнәлешне колачлый: IT, Заманча мәгариф, Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг, Мәдәният & Урбанистика. Катнашучылар өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак, кейслар чишәчәк.
«Ачык университет» платформасы – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, IT, PR, төбәкләр өйрәнү, мәгариф белгечләре белән очрашу урыны. Өч көнлек форум барышында тыңлаучылар каршында эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры катнашачак.
"Ачык университет" мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән тупланмасын тәкъдим итә.
«Акыл фабрикасы»ның лекцияләр циклы 12 ноябрьдә ТР милли китапханәсендә (Пушкин урамы, 86) башланып, 14 ноябрьдә "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Шахиди, 7) тәмамланачак.
Беренче көн (12 ноябрь 2021, Милли китапханә)
IT. Лекцияләр циклы дәвамында экспертлар татар IT-кластерлары, ясалма фәһем, СберКласс платформасына татар телен өстәү кейсы белән уртаклашачак.
Татарча ясалма фәһем турындагы хыялларны тормышка ашыру турында ТР Фәннәр академиясенең Семиотика институты вәкилләре Җәүдәт Сөләйманов һәм Ринат Гыйльмуллин сөйләячәк.
Ачык Университет координаторы Райнур Хәсәнов татарча IT проектлар юлкүрсәткечен тәкъдим итәчәк.
Татар теле һәм мәдәниятенең интернеттагы халәте турындагы дискуссиядә URBANTATAR радиосы авторы Илһам Шәрипов, ТР Фәннәр академиясенең Семиотика институты мөдире Ринат Гыйльмуллин, Иннополис университеты аспиранты Альбина Хөсәенова, КАИ үсеш һәм цифрлы трансформация проректоры Айрат Хәсәнов, ТР цифрлы трансформация үзәгенең проектлар һәм цифрлаштыру продуктлары җитәкчесе Булат Габдрахманов, АИРР төбәк инновацияле проектлар фонды җитәкчесе Динар Насыйров катнашачак. Чарага ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чакырылган.
Икенче көн (13 ноябрь 2021, Милли китапханә)
«ЭТНОМӘДӘНИ ПРОЕКТЛАРНЫ ҮСТЕРҮ ҺӘМ МАРКЕТИНГ» – социаль челтәрләр белән эшләү, икетелле аудитория белән коммуникация булдыру үзенчәлекләре турында лекцияләр, заманча проектларның маркетинг стратегияләре. Формула катнашучылар Fragency SMM-агентлыгына нигез салучы Регина Фасхеева, TATCULTFEST фестивале PR менеджеры Айгөл Дәүләтшина, «Кайтам» проектының баш редакторы Альбина Закируллина, SkyTat проекты авторы Римма Гомәрова, «Әлиф» берлеге администраторы Алена Батуллина, Камал театрының PR менеджеры Илшат Латыйпов, «Ялкын» журналисты Гүзәл Закирова, блогер Ләйлә Лерон, Милли китапханә мөдире урынбасары Тәбрис Яруллин һәм «Че гуглит татар кызы» каналы авторы Динара Зиннатова белән татар проектларын таныту турындагы дискуссиядә фикер алышачак.
«МӘГАРИФ» – бердәм дәүләт имтиханы, фән белән шөгыльләнү, чит ил уку йортларына керү, эш эзләү һәм резюме төзүгә багышланган махсус дискуссияләр һәм остаханәләр циклы. Курс тыңлаучылары төрле компанияләрнең HR белгечләре катнашындагы вакансияләр ярминкәсендә катнаша алачак.
«XXI гасырда югары белем кирәкме?» дискуссиясендә катнашырга ТР яшьләр министры Тимур Сөләйманов, Талантлар университетының башкарма мөдире Айдар Акмалов, Казан мәгариф идарәсенең аналитика бүлеге эксперты, «Җанлы китап» проекты авторы Алия Салихжанова, «Ачык Университет» проекты кураторы Зөһрә Вилданова, ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Бала-Сити» оешмасының баш мөдире Альбина Насыйрова чакырылды.
Өченче көн (14 ноябрь 2021, "Смена")
«МӘДӘНИЯТ & УРБАНИСТИКА»
Форум йомгакланыр алдыннан катнашучылар өчен Пеләтән һәм Яңа бистә буйлап экскурсия уздырыла. Шәһәр мохитен яңача төшенүгә багышланган воркшоп барышында проектларны тәкъдим итү үрнәкләре күрсәтеләчәк; катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, музей, ресторан, экскурсия һәм чара темаларына эшләр башкарачак. Форумның әлеге бүлегендә Казанның үзенчәлекләре моделе, Чәкчәк музее һәм Екатеринбур каласының татар бистәсе проекты тәкъдим ителәчәк.
Чаралар ике телдә уза. Форумда белем алучыларга «Ачык университет» сертификатлары тапшырылачак.
_____________________________________
Ничек катнашырга
Катнашу түләүсез, форумның һәр блогына алдан аерым теркәлергә кирәк. Шулай ук онлайн трансляция оештырылачак.
Форум чараларына алдан язылу формалары:
IT (12 ноябрь 2021)
ОБРАЗОВАНИЕ (13 ноябрь 2021)
МАРКЕТИНГ И ПРОДВИЖЕНИЕ ЭТНОКУЛЬТУРНЫХ ПРОЕКТОВ (13 ноябрь)
КУЛЬТУРА & УРБАНИСТИКА (14 ноябрь)
Чыгышларның тәртибе һәм тулы тасвирламасы TATFORUM и АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ аккаунтларына урнаштырылачак.