11 ноябрь көнне 18:30да Надир Баһавиевның «Криптэнкэ: Первая полезная криптовалюта-архиватор» лекциясенә чакырабыз

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Криптоакчалар бер файдалы функцияне тормышка ашыра: файда һәм кыйммәт белән аралашу. Аннан башка криптоакча доллар һәм сум кебек, алтыннан я көмештән аеруча эчке файдалыкка ия түгел. Криптәнкә башка криптоакчага (Биткойн, эфириум) караганда файдалы сыйфатка ия – ул хәзерге архиваторлардан 2-3 тапкыр тыгызрак информацияне кыса ала, һәм зур информация тотучы компанияләргә информация саклаучы җиһазларда экономия китерә ала. Лекция криптәнкә структурасы һәм ысулы турында була.
Чара татар телендә узачак.

✏ Теркәлү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International