«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» конкурсы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты.
Бәйгенең бурычы: татар гаиләсендә әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру, гаилә институтын ныгыту, туган телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, динне ничек саклап калу мөмкин икәнен күрсәтү, балаларда туган телгә мәхәббәт уяту серләрен ачу, татар гаиләсенең үрнәк моделен сурәтләү.
Җиңүче гаиләләр дип түбәндәгеләр табылды:
1. Фазлыевлар гаиләсе (Балтач районы, Бөрбаш авылы)
2. Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе (Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы)
3. Миңгалиевлар гаиләсе (Кайбыч районы, Борындык авылы)
4. Шәфыйковлар гаиләсе (Азнакай районы, Үчәлле)
5. Хисамиевлар гаиләсе (Саба районы, Тенеки авылы)
6. Галәветдиновлар гаиләсе (Нурлат районы, Кәкре Атау авылы)
7. Шәвәлиевлар гаиләсе (Арча районы, Пөшәңгәр авылы)
8. Баһавиевлар гаиләсе (Биектау районы, Мәмдәл авылы)
9. Мостафиннар гаиләсе (Аксубай районы, Иске Ибрай )
10. Гайнетдиновлар гаиләсе (Кама Тамагы районы, Олы Салтык авылы)
11. Шәһиевләр гаиләсе (Лаеш районы, Державино авылы)