2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.

Милли китапханәдә «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә. Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейлары чагылыш таба.

Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең сайтында урын ала.

Календарьга кергән башка юбилейлар, гомумән, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләре, истәлекле даталар турында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә мөрәҗәгать итеп (e-mail: Kraev.Nbrt@tatar.ru), күп мәгълүмат таба аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International