Әйләнә-тирә мохитне саклау – хәзерге заманның төп бурычы

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Ел саен 5 нче июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә, Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Шушы бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Яратырга, кадерен белергә һәм сакларга» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
XXI нче гасыр башында бөтендөнья күләмендә экологик халәт кискен рәвештә начарлана башлады. Бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә – әйләнә-тирә мохитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру – иң зарур шарт.
Күргәзмә экология белән кызыксынучы киң катлау китап укучылар өчен тәгаенләнгән. Биредә безне чолгап алган мохитнең хәл ителеп бетмәгән проблемалары хакындагы сорауларга җаваплар, әйләнә-тирәнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклауның хокукый һәм иҗтимагый мәсьәләләре, шулай ук экологик мониторингның төп нигезләре турындагы китапларны табарга мөмкин.
Күргәзмә 2013 нче елның июнь азагына кадәр дәвам итәчәк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International