Чаралар ике локациядә — «Смена» мәдәни үзәгендә хәм Милли китапханәдә узачак. Керү ирекле, теркәлү буенча.
Пандемия бар дөньяның планнарына үзгәрешләр кертә, «Смена»ның китап фестивале дә читтә калмады. Быел фестивальдә ярминкә булмаячак. Аның каравы, бу юлы фестиваль төрле чараларга бай булачак: спикерлар спорт, музыка, бию, кино турында сөйлиячәк.
Яңа китап фестиваленең темасы — «Актуаль үткәннәр.
Киләчәкне сату» 2021 ел — китап чыгаруда ике тренд елы. Бер яктан, элек чыккан китаплар яңадан популярлашты, аларны янә бастырып чыгара башладылар. Икенче яктан, куп кенә фаразлар җимерелде. Киләчәк турындагы футуристик китаплар хәтта иртәгәге көнне дә фаразлый алмавы ачыкланды.
Фестиваль кунакларын лекцияләр, китап презентацияләре, «Тальник» төркеме концерты һәм куп кенэ башка чаралар көтә — аларның тәртибен «Смена» сайтында карый аласыз.
Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Смена», ТР Милли китапханәсе һәм «Живой город» фонды оештыра.