Т.Н.Хренников юбилеена

2013 елның 7 июне, җомга
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына күренекле композитор Т.Н.Хренниковның (1913-2007) тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.


Тихон Николаевич Хренников – СССРның Халык артисты (1963), Социалистик Хезмәт Герое (1973), Ленин премиясе (1974), өч мәртәбә икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942, 1946, 1952), СССР Дәүләт премиясе (1967) лауреаты.
Т.Н.Хренников, композитор, башкаручы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, сәнгатькә турылыклы, армый-талмый хезмәт итә. Тормышының асылын һәм мәгънәсен шунда таба. Барысына да ул үзенә генә хас булган колач һәм дәрт өсти. Яңа үрләргә ирешү өчен булган ихтыяр көче еллар хакимлегенә бирелми. Композиторның музыкасы илебездә генә түгел, чит илләрдә дә хөрмәтләнә, популярлык казана.
Күргәзмәгә урнаштырылган китаплар һәм альбомнар, музыкаль язмалар һәм ноталы басмалар Т.Н.Хренниковның тормыш һәм иҗат юлын шактый тулы яктырталар.
Сәнгать бүлегенә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International