Нәкъ бер ел безнең китапханә үзенең төп функциясен үти — бердәм уку билеты буенча китаплар бирә! Нәкъ бер ел безнең китапханә укучылар өчен ачык һәм теләктәш.
Бу ел эчендә 2,2 миллионнан артык басма кулга тапшырылды, шуларның 50% кәгазь һәм 50% электрон. Без ике форматның да бертигез популяр булуына бик шат.
Бу ел эчендә сез 36 меңнән артык укучы билеты ясаттыгыз һәм өйгә 300 меңнән артык китап алдыгыз. Яңа китаплар сатып алмыйча, сез бергә якынча 120 000 000 сум акча экономияләдегез һәм дөньяның чисталыгын кайгырттыгыз.
Китапханәгә бүләк итеп китерә торган китаплар өчен аерым рәхмәт белдерәбез — бу ел эчендә безнең фонд сезнең ярдәм белән 7 мең китапка тулыланды.
Әлеге ел эчендә безнең китапханәдә 1200дән артык чара һәм 1000нән артык экскурсия узды. Без бәхетле! Бездә комьюнити төркемнәр барлыкка килә һәм төрле сораулар буенча кешеләр үзара хезмәттәшлек итә. Бездә көн саен балалар һәм өлкәннәр өчен төрле клублар эшли, китаплар нәшер ителә, лекцияләр, мастер-класслар, кинокүрсәтүләр, лабораторияләр, дискуссияләр, халыкара һәм бөтенроссия масштабында төрле юнәлештәге фестивальләр уза.
Сез биргән бәяләр ярдәмендә без республикада хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә ирештек: «Ел командасы», «Елның иң яхшы җәмәгать урыны» номинацияләрендә җиңдек һәм «Креаполис» номинациясендә Russian Creative Awards премиясенең финалисты булдык.
Быел безгә 565 мең кеше килде. Сезнең китапханә белән илһамланып төшкән, интернетны тутырган фотоларыгыз хисапсыз. Безнең белән булганыгыз, көн саен китапханәне тулыландыра торган ихлас елмаюларыгыз, якты атмосфера тудырганыгыз өчен зур рәхмәт.
Бу вакыйга уңаеннан без китап тарату оештырдык. Анда тапкан китапларны китапханәгә кайтармаска мөмкин.
Тагын бер сюрприз: укучы билеты буенча китап кибетендә һәм каһвәханәдә сезгә ташлама ясаячаклар. Бу ел эчендә сез төшергән җылы кадрлардан без видео-хатирә җыйдык — тизрәк карагыз һәм үзегезне эзләп табыгыз!
Сезне яратып, ТР Милли китапханәсе командасы.