«Татар драматургиясенең беренче адымнары» китап күргәзмәсе

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Г.Ильясиның «Бичара кыз» драмасы язылуга 135 ел тулуга багышлап «Татар драматургиясенең беренче адымнары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Татар телендә беренче сәхнә әсәре булган әлеге драма 1887 елда языла һәм өй шартларында куела.

Күргәзмә татарларның драматургия өлкәсендә беренче тәҗрибәләре турында сөйли. Биредә Ф.Халиди, Г.Камал, Г.Исхакый, С.Рәмиев, Гали Рәхим һ.б. авторларның гарәп графикасында басылган китапларын күрә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International