Акциянең төп максаты – халык, шул исәптән яшьләр арасында рус телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру. Акциянең девизы: дөрес язу модада!
Катнашучылар язучы Марина Степанованың иҗаты белән таныштылар, ул «Тоталь диктант – 2022» текстының авторы булды. Текстта XIX гасыр ахырында Воронежда яшәүче һәм беренче мәхәббәт белән очрашуга әзерләнүче яшүсмер малайның тормышы турында сөйләнә.