Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татарстан Милли китапханәсенә Татар халкының мәдәни үзенчәлеген үстерү фонды бүләге
2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге китап сөючеләргә танылган тарихчы, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры В.Е.Возгринның «История крымских татар: Очерки этнической истории коренного народа Крыма» («Кырым татарлары тарихы: Кырымдагы җирле халыкның этник тарихы буенча очерклар») дип аталган дүрт томлык гыйльми хезмәтен тәкъдим итә. Әлеге басмалар китапханәгә Татар халкының мәдәни үзенчәлеген үстерү фонды «АЮ-ДАГ» тарафыннан, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләтәшебез Низами ага Ибраимов аша бүләк ителде, моның өчен «АЮ-ДАГ» фонды җитәкчеләренә һәм Низами агага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!
Дүрттомлыкта кырым татарларының борынгы чордан алып 1940 нчы елларга кадәр булган тарихы сурәтләнә. Хезмәт илебездәге һәм көнбатыш илләрендәге архив чыганакларыннан файдаланып язылган. Ул, хронологик принциптан чыгып, дүрт өлешкә бүленә:
1. Ханлык булып яшәү дәвере;
2. Русия империясе составына кертелү;
3. Совет законнарына буйсындырылу;
4. Кырымның немец фашистлары тарафыннан оккупацияләнүе. Соңрак, Совет иле дошманнары белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп, Кырым татарларының туган җирләреннән сөрелүе. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Кырымның төзекләндерелүе.
Дүрттомлыкта һәр дәвернең икътисади, сәяси, дини үзенчәлекләре җентекләп тасвирлана. Шактый зур вакыт аралыгы эчендә булган вак кына тарихи үзгәрешләрне дә, моңарчы әһәмият бирелмәгән вакыйгаларны да автор үзенең хезмәтендә игътибарсыз калдырмаган. Мәсәлән, икенче томлыкта, Кырым мәдәнияте турында язганда, В.Е.Возгрин бу чордагы авыл хуҗалыгы тормышын, һөнәрчелек, туклану культурасын дикъкать белән тасвирлый, алар аша халыкның ничек яшәвен, икътисади һәм рухи халәтен сурәтли.
Тәкъдим ителгән хезмәт белән галимнәр, югары уку йортлары студентлары һәм татар, бигрәк тә Кырым татарлары тарихы белән кызыксынучылар, гомумән алганда, киң җәмәгатьчелек файдалана ала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз