Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсенә Рабит Батулланың «Одержимый танцами» басмасы 750 данәдә килде. 2013 нче елда рус телендә басылган әлеге китап бер ел алдан гына татар телендә «Бию җене кагылган егет» исеме белән басылып чыккан иде. Бу – Рудольф Нуриев тормышы турында кинороман.
Яңа килгән китаплар арасында «Тылсымлы сәхифәләр» дигән балалар китаплары сериясеннән «Татармультфильм» нәшриятында басылып чыккан балалар өчен рәсемле басмалар да бар. Болар – үз эченә Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен, рус, татар һәм инглиз телләрендәге татар халык әкиятләрен алган дүрт әдәби-анимацияле басмалар. Аларга мультфильмнар яздырылган дисклар да беркетелгән. Дүрт исемдәге әлеге китаплар һәрберсе 2000 шәр данәдә алынды.
Алынган барлык китаплар, расланган тәртиптә бүленеп, Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт китапханәләренә тапшырылачак.
28 апрельдә ТР Милли китапханәсендә Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгының Дәүләт махсус мәдәни чаралар һәм һөнәри сәнгать Баш идарәсе җитәкчесе Екатерина Усова экскурсия белән булды.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Россия Язучылар берлегенең беренче секретаре, тарих фәннәре докторы, профессор Владимир Мединский 24 апрельдә ТР Милли китапханәсендә булды.