«Химия была, но мы расстались» фотокүргәзмәсе ачылышы

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Россиядә 1,5 млн хатын-кыз онкология диагнозы белән яши, аларның 80% ы психологик ярдәмгә мохтаҗ.

Проект авторы Ольга Павлова фототерапияне онкодиагноз белән очрашкан хатын-кызларга психологик ярдәм методы буларак куллана.

Кампания яман шешне дестигматизацияләүгә, онкология диагнозы булган кешеләргә карата ялган стереотиплардан арынуга, җәмгыятьне толерантлырак һәм кешелеклерәк итүгә юнәлгән.

Тулырак сайтта укырга була: www.myphototherapy.ru

Күргәзмә 20 майга кадәр бара.
Шулай ук, 27 апрель 11:00 сәгатьтә күргәзмәнең рәсми ачылышы һәм түгәрәк өстәл узачак. Чарада проектның командасы, сәламәтлек саклау экспертлары, пациент оешмалары вәкилләре һәм проект героинялары катнаша.

Теркәлү: https://nbrt.timepad.ru/event/2008677/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International