2022 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 136 ел булды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Габдулла Тукай. И мөкатдәс моңлы сазым» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Әлеге күргәзмәнең төп максаты — Милли китапханә фондларында сакланган китапларны кулланып, Габдулла Тукайның шәхесе һәм иҗаты турында тулы һәм файдалануга уңайлы мәгьлүмат булдыру.