Беларусь Милли китапханәсендә XVІІІ Халыкара китап тарихы белгечләре өчен укулары узды

2022 елның 29 апреле, җомга

2022 елның 28-29 апрелендә Беларусь Милли китапханәсендә XVІІІ Халыкара китап тарихы белеме укулары узды. Быел бу масштаблы фәнни конференция Беларусь Милли китапханәсе фондын формалаштыруның 100 еллыгына багышланган иде. Традицион рәвештә укуларда китап мәдәнияте тарихы, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр үсеш тенденцияләренә кадәрге мәсьәләләр каралды. Конференциянең ике көне эчендә дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар 70тән артык доклад укыды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Нәбиуллина Ләйсән Наил кызы «Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Белоруссия татарлары турында аерым чыганаклар» дигән доклад белән дистанцион рәвештә катнашты.

Доклад мәкаләсендә Россиянең иң эре тюркологларының берсе, дөньякүләм танылган галим – Эдхәм Рәхим улы Тенишевның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләнә. Аның китап коллекциясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Аерым игътибар хәзерге Беларусь территориясендә татарларның барлыкка килү тарихына һәм белорус-гарәп алфавитының барлыкка килүенә багышланган басмаларның характеристикаларына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International