Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган китап күргәзмәләре урнаштырылды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлап китапханәдә берничә күргәзмә оештырылды.

Уку залында «Бөек Җиңү хәтере» күргәзмәсендә 1941-1945 елгы газеталар һәм журналлар тәкъдим ителә.


Стеллажларда сугыш геройлары һәм партизаннар сугышы турында китаплар җыелган «Онытырга ярамый» исемле күргәзмә тәкъдим ителә, биредә архивлардан яшерен материалларны табарга мөмкин. 


«Хәтер» күргәзмәсендә Татарстан районнарында туып-үскән, яу кырларыннан кайтмаган сугышчыларның исемлекләре язылган «Хәтер китабы» тәкъдим ителгән. 


Иң кечкенә укучылар өчен балалар залында «Дөньяга – тынычлык» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Китаплар һәм газеталар рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International