Җәйге сезонга волонтерлар эзлибез

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Кояшлы террасада безнең белән бергә атмосфералы чаралар оештырырга теләүче инициативалы һәм креатив дуслар эзлибез.

Китапханә волонтерлары өчен бонуслар:

  • Казанның иң төп иҗтимагый киңлекләренең берсендә эш тәҗрибәсе
  • яңа файдалы танышулар
  • китапханә чараларына бушлай йөрү мөмкинлеге
  • үз идеяләреңне һәм проектларыңны тормышка ашыру
  • буш вакытта китаплар укырга да була

ә башка мөмкинлекләр турында бераз соңрак сөйләрбез!

Нәрсә эшләячәкбез?

  • терраса өчен яңа проектлар уйлап табабыз һәм тормышка ашырабыз;
  • социаль челтәрләргә кызыклы контент әзерлибез;
  • бергәләп кояш батуына хозурланабыз.


Безнең волонтер булыр өчен
1. Чатка сылтама буенча кер :https://t.me кулланучылар-lxqqy_r045I5ZDky)
2. Волонтерлар җыелышына кил. Җыелыш турында тиздән чатта хәбәр итәчәкбез.
Яшь чикләве: 16+

Сине көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International