Көньяк Африка Республикасының Россия һәм Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мзувукиле Макетука Милли китапханәгә кунакка килде.
Мзувукиле Макетука — язучы, аның 8 китабы дөнья күргән. Очрашу барышында илче китапханә фондына үз китапларын тапшырды.