«Почта маркаларында ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсенә чакырабыз

2022 елның 20 мае, җомга

Кешеләр элек-электән хат алыша. Урта гасырларда хат эчтәлегенең җитдилеге җибәрүченең мөһереннән аңлашыла торган булса, вакыт узу белән шәхси мөһерләрне илләрнең визит карточкаларына әверелгән почта маркалары алыштырды.



Бүген, компьютерлар һәм электрон хатлар заманында, кәгазь хатлар язучылар сирәгәйде. Алай да, маркалы конвертларда хатлар аласыз икән, аларны ташларга ашыкмагыз, чөнки кулыгызда сез тере тарихның бер кисәкчеген тотып торасыз.



Күргәзмәдә 1950-2014 елларда төрле мөселман илләре почталары тарафыннан чыгарылган маркалар тәкъдим ителә. Маркаларның сюжетлары гыйффәтлелек, батырлык, юмартлык, гаделлек һәм мәхәббәт кебек мәңгелек кыйммәтләргә багышланган.


Исламда, барлык илаһи диннәрдәге кебек үк, кеше иң күркәм гамәлләрен һәм әсәрләрен Аллаһка багышлап калдырырга омтыла. Мондый әсәрләрнең кайберләре бөеклеге һәм матурлыгы белән бүген дә күпләрне таң калдыра. Аградагы Таҗ–Махал белән Истанбулдагы Солтанәхмәт мәчете; Җәләлетдин ар-Руминың «Мәснәви» поэмасы; Ибн Сина һәм Хорезминың фәнни ачышлары – шундыйлардан.

Уку залы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International