«Библиотөн»гә чакырабыз!

2022 елның 24 мае, сишәмбе

"Книга книг" күргәзмәсенең ачылышы, буккросинг, китапханәчеләрдән китап киңәшләре, китап сату, балалар өчен "Китапстан" марафоны презентациясе, "Читашки" һәм "Укымыш" клубларының очрашулары, комикслар һәм локаль мәдәният турында лекция, шигъри перформанс, "Sak-Sok" музыкаль импровизациясе, "Ночь в библиотеке" туры, "Дезадаптация" документаль спектакле — болар барысы да сезне Китапханә көненә багышланган махсус программада көтә.



27-28 май, көн дәвамында

 

"Китап алмашу" — китаплар, комикслар, открыткалар белән алмашу зонасы. Җыелган материалларның бер өлеше китапханә фондына китәчәк, ә тагын бер өлеше Библиотөн кысаларындагы "китап аламашу"да катнашачак. Һәр кеше үзенә ошаган китапны өенә алып кайтып китә ала. Яхшы халәттәге китапларны гына китерүегезне сорыйбыз.

Локация: холл.

 

"Тираж: китапханәчеләр киңәш итә" — “Гореф-гадәтләр” темасына китаплар сайланмасы. Күргәзмәдәге китапларны өйгә алырга була.

Локация: уку заллары.

28 - 29 май

Китаплар һәм иллюстрацияләрне ташламалы сату. Чараны “Смена” китап кибете, “Самокат” нәшрияты, “Свалка” секонд-сторы һәм Н.И. Фешин исемендәге КСУ оештыра.  

Локация: холл.

 

27 май

 

13:30 "Китаплар китабы" күргәзмәсе ачылышы
Күргәзмәдә ТР Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръәннәр һәм замандаш рәссамнарның гарәп язуы образының сәнгатьчә интерпретацияләре тәкъдим ителә.

Локация: күргәзмә залы. Керү ирекле.  

 

28 май

12:00 "Укымыш" 
Үзеңнең киләчәгеңне беләсең киләме?! Туган көнеңә нәрсәләр бүләк итәрләр? Үскәч, син нинди һөнәр сайларсың?
Сине, китап буенча фал кылырга чакырабыз. Китаплар сиңа язмышыңны ачып салырлар һәм булган сорауларыңа җавап бирерләр, ул җаваплардан бергәләп көлербез дә, уйланырбыз да.

Локация: 6+ залы
Теркәлү

13:00 "Читашки":  Тебе интересно узнать своё будущее?! Подглядеть, какой подарок ждёт тебя на день рождения или узнать свою будущую профессию?! Приглашаю тебя погадать по книгам. Узнаем твоё будущее, состояние сейчас и просто повеселимся и посмеёмся.
Локация: зал 6+ 
Регистрация

14:00 Балалар өчен “Китапстан” уку марафоны презентациясе һәм мастер-класс. Презентациядә җәйге уку өчен биремнәр һәм киңәшләр язылган Брошюра-карта тәкъдим итәләчәк. Проектның кураторы сезгә марафонда катнашу турында тулырак сөйлиячәк һәм китап тышлы ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Локация: зал 6+
Теркәлү

14:00 "История комиксов и локальная культура" онлайн-лекциясе
Спикер: Александр Кунин — Россия Дәүләт яшьләр китапханәсенең комикслар һәм визуаль культура үзәге җитәкчесе.  

Локация: конференц-зал.
Теркәлү 

17:00  "Төенләнеш 2.0" шигъри перформансы
Татарстан шигърияте — күптелле: интернет теле буларак инглиз теле, рус, татар башкорт, мари, чуаш, удмурт телләре һ.б. Перформанста авторлар шигырьләрен оригиналда укыячак, ә тәрҗемә бары музыкантларга, биючеләргә һәм сценографка гына билгеле. Биючеләр шигырьләрне барыбыз өчен дә уртак булган тән теленә тәрҗемә итәр, музыкантлар – көй тасмасына җыяр, ләкин сценограф текстларның оригинальлеген саклап кала алырмы?
Локация: классик уку залы
Теркәлү

18:00 "Sak-Sok" музыкаль импровизациясе
Милли гореф-гадәтләр белән илһамланган көй һәм этик коралларның тере яңгырашы. Музыкантлар: Зәринә Вилданова, Эрик Марковский, Йосыф Бикчәнтәев, Ислам Вәлиев, Татьяна Ефремова.
Локация: универсаль зал
Теркәлү

21:00 "Кинетика": хәрефләр астында электрон көй сеты. Диджейлар: Shag һәм Javalavanda
Керү ирекле. Локация: холл

21:30 "Ночь в библиотеке" туры
Визуаль ут бизәлеше яктылыгы асытында китапханә буйлап интерактив төнге экскурсия.
157 ел элек җәмәгать китапханәсе нинди булган һәм бүгенге көнгә кадәр нинди үзгәрешләр кичергән? Сезне Татарстандагы иң зур китап фонды һәм китапханәнең серле бүлмәләре буенча маҗаралар көтә.
Бәясе: 300 сум, ресепшна түләргә мөмкин
Теркәлү

 

 

29 май 

13:00  "Тере китапханә" проекты: "Дезадаптация" документаль спектакле
"Тере китапханә" проектының беренче документаль иммерсив спектакле. Һәр кеше — бер китап. Иң үзенчәлекле китапларны без әлеге спектакльгә җыйдык.

Проект әлеге сорауларга җавап бирә:

- Таныш булмаган шәһәрдә сукыр кеше адашып калса, нәрсә эшлиячәк?

- Чукрак кеше көйне ничек тыңлый?

- «Әни, апа ник коляскада?», – дип бала сораса, ничек җавап бирергә.

- «Дезадаптация» – ул нәрсә?

- Тулы караңгылыкта яшәүче кешеләр архитектураны ничек өйрәнә?

- Һәм ни өчен төрле чикләүләр кешене үз сәләтен эзләп табырга тагын да ныграк этәрә?

Локация: Конференц-зал/күргәзмә залы/6+ залы/1нче аудитория/музыкаль зал/яшүсмерләр залы

Теркәлү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International