27 май күргәзмә залында "Олуг китап" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган.
Күргәзмәдә кулъязмалар һәм сирәк китаплар фондыннан Коръәннәр тәкъдим ителә. 1699 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге басмаларны күрә аласыз, шул исәптән, чит илләрдә басылып чыкканнары да бар. Әлеге күргәзмәнең үзенчәлеге — Коръәннәр белән илһамланып гарәп каллиграфиясе белән иҗат итүче заманча рәссамнарның эшләре.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уку залында ике яңа күргәзмә әзерләнде. "Балачак образы" һәм "Язучылар — балаларга" күргәзмәләре уку залының Туган якны өйрәнү бүлегендә урнашкан.
"Балачак образы. Төрле чорда тәрбия" дигән темага күргәзмә төрле илләрнең һәм халыкларның бу гүзәл тормыш чорына карашын ача. Мавыктыргыч тормыш юлы үткән шәхесләрнең балачак тарихы. Предметлар һәм мохит.
«Язучылар — балаларга» күргәзмәсендә төрле елларда чыккан татар балалар әдәбияты һәм татар теленә тәрҗемә ителгән әһәмиятле хикәяләр, әкиятләр тәкъдим ителгән.
Балалар залында "Тере геройлар. Безнең турында һәм бездән иң чын китаплар". Кыю, батыр, игелекле һәм сөйкемле персонажлар турында иллюстрацияле мавыктыргыч тарихлар.
Яшүсмерләр залында "Безнең арада" күргәзмәсендә төрле җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләр — мәхәббәт һәм дуслык, бәхет һәм кайгы темасына кызыклы тарихлар. Реаль һәм хыял дөньясында.
Уку залындагы тагын бер яңа күргәзмә — танылган "Tashen" нәшрият йортыннан китаплар һәм альбомнар. Биредә дизайн, фоторәсемнәр, мода һәм архитектура турында китаплар таба аласыз.
Музыка залында "Рок. Тарих. Стильләр. Остазлар" күргәзмәсендә рок музыкасы турындагы теоретик энциклопедияләр генә түгел, ә төрле легендар төркемнәрнең барлыкка килү тарихы турындагы китаплар да тәкъдим ителә.