Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап 15 июнь көнне Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Йосыф» спектакле премьерасы күрсәтелде. Спектакль XIII гасырның беренче яртысында бөек болгар шагыйре Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасына нигезләнгән. Әлеге кыйсса – Идел буе Болгар дәүләте чорыннан сакланып калган бердәнбер әдәби әсәр.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге театрның фойесында «Кыйссадан хисса» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Экспозициядә әсәрнең XIX гасырда күчерелгән кулъязма нөсхәләре, элек һәм хәзер төрле телләрдә дөнья күргән басмалары тәкъдим ителде. Күргәзмә спектакль премьерасы мохитенең өстәмә бер бизәге булды һәм тамашачыларда зур кызыксыну уятты.