28 июнь 15:00 сәгатьтә Наил Вәлеевның «Эпоха и ее творцы» китабы презентациясе узачак. 
Китап рәссам-авангардист Алексей Аникеен һәм сәнгать белгече Анатолий Новицкийның дуслыгына багышлана. Басмада 1960-1970 еллар архив хатлары тупланган. Бу хатлар, күп авырлыклар кичереп, үзенең шәхси стилен булдырган рәссам күзлегеннән катлаулы чор колоритын чагылдыра.


Теркәлү сылтама буенча.