И.А. Гончаровның саекмас мирасы

2022 елның 28 июне, сишәмбе

     Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус язучысы Иван Александрович Гончаровның (1812-1891) тууына 210 ел тулуга багышлап, «И.А. Гончаровның саекмас мирасы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

    И. А. Гончаров рус һәм дөнья әдәбиятының атаклы вәкилләре арасында реалистик сүз сәнгате остасы буларак мактулы урын алып тора. Аның аеруча әһәмияткә ия әсәрләре – «Гыйбрәтле язмыш», «Обломов», «Текә яр». Гончаровның барлык өч романы да реформага кадәрге Россия тарихына багышланган. «Фрегат Паллада» юл сәяхәтнамәләре тасвирламасы үрнәге булып торса, «Мильон терзаний» – әдәбият белеме классикасы.

     Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International