ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге быел үзенең 30 еллыгын билгеләп уза, әлеге түгәрәк дата хөрмәтеннән «Татар археографиясе» китаплар сериясенең 30 нчы китабы дөнья күрәчәк. Әлеге сериянең барлык китапларының да тулы тексты 28 июль ТР Милли электрон китапханәсендә уку өчен ачык интернетка чыгарылды. Хәзер урта гасыр шигъриятеннән Кәрим Тинчуринның билгелесез пьесаларына кадәр, халык фольклорыннан солдат хатларына кадәр, Бакый Урманче көндәлекләреннән кыскача татарлар тарихына кадәр Интернет киңлекләрендә татар телендә тулы күләмдә укырга мөмкин.
«Татар археографиясе» китаплар сериясе 2008 елдан нәшер ителә, анда ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган татар телендә әдәби, тарихи, документаль һәм башка хатлар һәм истәлекләр бастырыла. Проектның авторы — филология фәннәре кандидаты, ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог Р.Ф.Мәрдәнов.
Бүгенге көнгә әлеге сериянең 29 китабы чыккан:
Cериянең барлык китапларын да http://kitap.tatar.ru/ сайтының «Коллекцияләр» битендә «Татар археографиясе» сериясен сайлап һәм «Коллекцияләр буенча эзләү» кнопкасына басып яки сылтама буенча укырга була.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшрияты 1996 елдан бирле эшли.