Август аендагы китап күргәзмәләре

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Балалар залындагы «Изотека. Иҗат итәргә өйрәнәбез» күргәзмәсендә сәнгать тарихы белән танышырга, танылган рус һәм чит ил рәссамнарының иҗади альбомнарын карарга, рәсем ясау буенча киңәшләр табырга мөмкин.
  
Яшүсмерләр залында «Нәни хатын кызлар. Героинялар» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Укучыларга текә холыклы, көләч, катлаулы һәм гадәти булмаган язмышлы кызлар турындагы повестьларны өйрәнү кызык булачак. Әсәрдәге мавыктыргыч сюжетлар һәм мөлаем геройлар мәрхәмәтлелеккә өнди.


Китапханәнең музыка залында «Татар көе. Фольклордан алып автор музыкасына кадәр» күргәзмәсен табарга була. Замандашларның классик татар музыкантлары турындагы истәлекләре Татарстанда музыка барлыкка килү тарихын ача.


Классик уку залындагы «Кинематограф телендә» күргәзмәсе экранлаштырылган әсәрләрне оригинал телендә укырга тәкъдим итә.


Ә «Персона» китап күргәзмәсе танылган режисссерлар һәм артисларның иҗат юлы белән таныштыра.
 
Яңа «Халык һөнәрләре» күргәзмәсе Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган. Тәкъдим ителгән китапларда сез туку, агач кисү, бизәкле тире орнаменты ясау һәм башка һөнәрләрнең милли үзенчәлекләрен өйрәнә аласыз.
 
Классик уку залы витриналарында «Татар телендә табигать фәннәре» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Монда XIX гасыр азагы һәм ХХ гасыр башы татар телендәге табигать белеме буенча китаплар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International