3 июль Эстония татарлары Таллин шәһәре «Идел» җәмгыяте вәкилләре Ермакова Зәкия Гәрәфи кызы һәм Елинваренко Гөлфия Галимҗан кызы ТР Милли китапханәсенә кунакка килде. Алар китапханә фондына эстон телендә чыккан «Идегәй» дастанын бүләк иттеләр.
«Идегәй» дастанының эстон теленә тәрҗемәсе беренче тапкыр бастырылган. Әсәрне эстон шагыйре Пеетер Илус тәрҗемә иткән. 56 бит күләмендәге китап иллюстрацияләргә һәм карталарга бай. Китап бары 300 тираж белән бастырылган.
Идегәй дастаны — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. 17-18 йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казакъ, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төркмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.