Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Математика институты баш фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, профессор Эдуард Хәйретдин улы Гыймади Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә әтисе – күренекле татар совет тарихчысы Хәйри Гыймади (1912–1961) тормышына һәм эшчәнлегенә караган материаллар тапшырды. Әлеге чыганаклар арасында Хәйри Гыймадиның истәлекләре, хатлар һәм фоторәсемнәр бар.
Фотода: Хәйри Гыймади хатыны Мәрьям ханым белән. 1950 нче еллар