Казахстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2022 елгы чит ил архивларында архив һәм документлар белән идарә итү эшләре комитетының эзләнү-тикшеренү графигы нигезендә, шулай ук «Архив-2025» проектын гамәлгә ашыру буенча комплекслы чаралар планы кысаларында «Милли кулъязмалар һәм сирәк китаплар үзәге» РДУ хезмәткәрләре безнең китапханәдә эш визиты белән булдылар.

Делегация составында: директор урынбасары Ережепов Нурлан Әскер улы, тарих фәннәре докторы, профессор, фәнни бүлекнең әйдәп баручы эксперты Отепова Гөлфирә Елубаевна, реставрацияләү һәм консервацияләү бүлеге башлыгы Ботабеков Сырым Сайлауулы, югары категорияле белгеч - археограф, Жабыкбай Адилали.

Белгечләр безнең китапханә фондына китаплар һәм журнал бүләк иттеләр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International