Уку залы витриналарында без «Республиканың беренче адымнары» дигән яңа күргәзмә тәкъдим иттек.
Анда Татарстанның Республика буларак формалашу чоры (20-30 еллар) документлары, китаплары һәм вакытлы басмалары тупланган. Экспозициядә сез сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармаклары хисабын һәм статистикасын өйрәнә аласыз. Ә татар мәдәнияте казанышлары турындагы яңалыклар театр сөючеләрен кызыксындырыр.