Коръәннең «Казан басмасы»на багышланган Халыкара конференциядә катнашу

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре «Изге Коръәннең Казан басмасы һәм аның мөселман дөньясында Изге Коръәнне бастыру барышына йогынтысы» дип аталган VIII Халыкара мөселман конференциясендә катнашты.

Әлеге җыелыш Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңае белән һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Изге Коръәнне һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән хезмәттәшлектә оештырылды.

Гыйрак, Мисыр, Иордания, Марокко, Бәхрәйн, Катар дәүләтләреннән килгән ислам белгечләре, республикабызның танылган галимнәре, дин эшлеклеләре, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре катнашкан Халыкара ислам конференциясендә Коръәннең «Казан басмасы» феноменын өйрәнү белән бәйле киңкүләм мәсьәләләр яктыртылды.

Моннан алдагы конференциядә дә катнашкан һәм фәнни эшчәнлегендә яңа юнәлешкә этәргеч һәм илһам алып киткән д-р Ганим Каддури – Гыйракның күренекле галиме – «Казан шәһәрендә Изге Коръәнне бастыру (тарихи күзәтү һәм объектив анализ)» дигән китап язып чыгарган. Конференция кысаларында аның русчага тәрҗемәдә дөнья күргән версиясе тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Коръәннең үз фондларында саклана торган, XIX гасырда һәм XX гасыр башында нәшер ителгән «Казан басмасы» нөсхәләре белән таныштырды. Әлеге күргәзмә конференциядә катнашучылар һәм килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International