Татарстан Республикасы җәмәгать китапханәләрен яңача үзгәртеп кору дәвам итә

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2022 елның 21 октябрендә Апас муниципаль районы Үзәк китапханәсе җирлегендә тагын бер модель китапханә ачу тантанасы узды.

Районның мәдәни тормышындагы әлеге күренекле вакыйганы булдыру өчен зур көч куелды, максатчан эшләр башкарылды. Болар – модельле муниципаль китапханәләр төзү өчен оештырылган бәйгедә катнашып җиңүгә ирешү, китапханәне яңартуга һәм җиһазлауга федераль бюджеттан 10 млн. сум акча бүлеп бирелү, районның Үзәк китапханәсен күпфункцияле мәгълүмат-мәгариф үзәгенә әверелдерү.

Әлеге истәлекле вакыйга белән район халкын Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге, хезмәткәрләре исеменнән фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев котлады.

Ачылу тантанасында шулай ук проект офисы әгъзалары – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре: бүлек мөдире Люция Нәҗметдинова, фәнни тикшеренүләр һәм яңача эшчәнлек бүлекчәсе мөдире Светлана Дәүләтшина, баш китапханәче Рәмзия Гаязова һәм әйдәп баручы китапханәче Гөлнара Фәтхетдинова катнашты.

Бу көнне Апас Үзәк китапханәсе җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә, районның яңартылган китапханәне булдыруда һәм ачуда ярдәм күрсәткән актив вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International