«Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханәләр ачылышы

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының иҗтимагый китапханәләре «Мәдәният»милли проектында катнашалар. 2022 елның 3 ноябрендә Әлмәт шәһәренең үзәк балалар китапханәсендә һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авылы китапханәсендә проект кысаларында модель китапханәләр ачылды.

Бу учреждениеләрне модернизацияләүгә федераль бюджеттан 15 млн сум бүлеп бирелгән. Әлеге чаралар техник җиһазлауга, китап фондларын тулыландыруга, электрон китапханә системаларына керү мөмкинлеген оештыруга, эшләнгән дизайн-проектлар нигезендә интерьер предметларын алуга юнәлдерелгән. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре квалификация күтәрү курслары узды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә китапханә заманча мәгълүмати-мәдәни һәм коммуникация үзәкләренә әверелде.

Модель китапханәләрне ачу Республиканың Әлмәт һәм Теләче муниципаль районнарының мәдәни тормышында сизелерлек вакыйга булды. Тантаналы чараларда республика районнары администрациясе, китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләре, мөхтәрәм кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Модель китапханәләрне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты. Милли китапханә исеменнән хезмәттәшләрен фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова тәбрикләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International