Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен Мәгълүмат көне

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының («Суд һәм прокурор эшчәнлеге» һәм  «Милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» белгечлеге) 4 курс студентлары өчен Мәгълүмат көне үткәрделәр.

Чарада студентлар һәм аларның укытучысы Э.Ф. Нигъмәтуллина китапханәдән файдалану кагыйдәләре, аның структурасы белән таныштылар. Китапханә-библиографик белемнәрне өйрәнү кысаларында алар локаль һәм виртуаль мәгълүмат ресурслары белән таныштылар,  шул исәптән җир хокукы турында мәгълүмат алдылар. Студентларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының библиографик һәм тулы текстлы мәгълүмат ресурслары күрсәтелде. Шул исәптән патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итүче чыганакларга да басым ясалды.

Китапханә урнашкан яңартылган заманча бина буйлап экскурсия уздырылды. Ул тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International