Урал төбәгенең белгече

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның  (1852-1912) тууына 170 ел тулуга багышлап, «Урал төбәгенең белгече» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә (1852-1912).

    Дмитрий Наркисович Мамин-Сибиряк — үз төбәген ихлас яраткан һәм аның турында күп кенә очерклар, һикәя - романнар иҗат иткән күренекле язучы-прозаик. Себерне үзләштерү турында «Привалов миллионнары», «Тау оясы», «Кыргый бәхет», «Алтын», «Икмәк» һ.б. әсәрләр, шулай  ук балалар өчен «Алёнушка әкиятләре» циклына берләшкән күпсанлы хикәяләр һәм әкиятләр ижат итә.

    Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International