25 ноябрьдә Апас Үзәк китапханәсендә «Зур тарихлы туган ягым» дип исемләнгән, туган якны өйрәнүгә багышланган семинар үтте. Аның эшен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, китапханәләрнең туган як турындагы мәгълүматлар белән тәэмин итүдә әһәмияте бәяләп бетергесез. Хәзерге тормыш ритмы белән билгеләнгән яңа шартларда китапханәче һөнәре тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия.
Үзенең чыгышында Апас үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлчәчәк Ахманова район китапханәчеләренең алда торган бурычларын билгеләде. Бу – мәдәни мирасны саклау, мәгълүмат туплау һәм системалаштыру, төбәкчелек эшендәге тәҗрибәне өйрәнү һәм тарату.
Семинарда китапханәчеләр туган якны өйрәнүгә кагылышлы эш тәҗрибәсе белән алмашты. Апас районы китапханәчеләре авыллар һәм төбәк тарихын өйрәнү юнәлешендә зур эш башкара. Күпчелек китапханәләрдә «Туган як елъязмалары» бар – алар авыл җирлекләрендә булган барлык мөһим вакыйгаларны чагылдыра; саклагыч папкалар һәм җирле тарих буенча альбомнар төзелә – аларда авыл турында газета материаллары, гаилә архивларының кулдан язылган материаллары, танылган якташларның тәрҗемәи хәлләре туплана.
Семинар кысаларында язучы, шагыйрь, эшкуар Равилә Шәйдулина-Морат белән очрашу булды. Катнашучылар Равилә Шамил кызының «Карт шомырт хатирәсе» китабы турында фикер алышты.
Семинар файдалы һәм нәтиҗәле булды, китапханәчеләр яңа белемнәр туплады, аларны эшләрендә куллану өчен яңа этәргеч алды.