Милли китапханәнең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә

2022 елның 9 декабре, җомга

2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале кысаларында, 2008 елдан чыгып килүче «Татар археографиясе» сериясенең 30-нчы юбилей басмасын – «Милли китапханәнең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә» исемле китабын тәкъдим итү  кичәсе узды.

Тәкъдим итү кичәсендә фәнни һәм дини оешмалар, Казан шәһәренең югары уку йортлары, масскүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм мәгариф оешмалары вәкилләре,  Милли китапханәнең  кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре, һәм, иң мөһиме, – төрле елларда археографик экспедицияләрдә катнашкан кешеләр булды. 30 еллык экспедицияләрнең нәтиҗәләре, сирәк очрый торган табышлар һәм археографик эшчәнлекнең киләчәге хакында җанлы әңгәмә узды.

«Татар археографиясе» сериясенең утызынчы юбилей чыгарылышы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган археографик сәфәрләр, кулъязма чыганакларны эзләү, барлау, өйрәнүгә багышланган язмалардан гыйбарәт. Җыентыкның автор-төзүчесе – китапханәнең өлкән фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International